Баулы районында бронза чоры курганы табылган
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарихи һәйкәлләр реестрына тагын бер яңа объектны керткән, ул – “Новозареченск бистәсе янындагы 1 нче аерым курган”.
Таш һәм туфрактан өелгән бу курган зур фәнни кыйммәткә ия, чөнки ул – хәзерге Татарстан территориясендә бронза чорыннан урта гасырларга кадәр яшәгән халыкларның матди мәдәнияте турында мәгълүмат бирүче чыганак. Ул Кандыз елгасы үзәнлегеннән 400 метр ераклыкта, Новозареченск бистәсе белән Дмитриевка авылы арасында урнашкан. Курган түгәрәк, өсте бераз яссыланган формада, биеклеге ярты метрга җитә, ә диаметры – тугыз метр. Аның өсте дала үләннәре белән тыгыз капланган, уртасында диаметры 2 метр һәм тирәнлеге 0,3 метр түгәрәк чокыр ачыкланган.
Комитет боерыгы белән объектның чикләре һәм аны саклау режимы расланган. Биредә, археологик казу эшләреннән тыш, хуҗалык эшчәнлеге алып бару тыела. Бу безнең райондагы беренче тарихи табыш түгел. 2024 елда галимнәр биредә бронза чорына караган “Исергәп-I” борынгы тораклыгын өйрәнде, аның янындагы “Исергәп курган каберлеге” дәүләт саклавына алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев