Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде

15 сентябрьдә Мәүлид ае башланды. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүе белән олылана. Быел Мәүлид кичәсе 26 сентябрь киченә туры килә. Бу уңайдан Кызылъяр мәчетендә Мәүлид бәйрәме оештырылды.

“Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Мөфтият һәм мөхтәсибәт тарафыннан ул безгә рөхсәт ителгән. Әмма без аны Коръән һәм хәдисләргә таянып кына үткәрәбез, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Кызылъяр мәчете имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов. – Яз һәм җәй көне мәчеттә балалар өчен укулар оештырган идек. Аларга хәрефләр, Коръәннән сүрәләр, хәдисләр һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәттек. Ул – барыбыз өчен дә сабырлык, әдәп-әхлак үрнәге, ә иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләгә бөтенләе белән бирелеп, аңа буйсынуы үрнәге. Безнең теләгебез, омтылышбыз, ниятебез – үзебезнең иманыбызны ныгытып, балакайларыбызга дин гыйлеме өйрәтеп калдыру. Шушы ниятебез белән, бүген Мәүлид бәйрәмен үткәрергә булдык. Ул безнең өчен зур бәйрәм”.

Балаларны Урыссуның “Фәнис” мәдрәсен тәмамлаган, югары педагогик белемле хаҗия Сания Рәҗәпова укыткан. Балалар Мәүлид бәйрәменә дә килделәр. Шулай ук мәчеткә өлкәннәр дә чакырылган иде. Кызганычка каршы алар күп түгел иде.

“Мәчеткә 500 кеше йөргән авыллар бар, – дип сөйләде Габделәхәт хәзрәт Җиһангәрәев. – Безнең Кызылъяр районда зур авыллардан санала. Тик бездә дингә килүчеләр күп түгел. Уйланырга җирлек бар”.

Мәүлид бәйрәме фатиха сүрәсен уку белән башланып китте. Аннары Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, күркәм сыйфатлары турында вәгазьләр тыңланды. “Сез беләсезме?” дип исемләнгән викторина аша балаларның белемнәре тикшерелде.

“Безнең киләчәгебез сезнең кулда. Сез авылыбызда динне таратучылар булырга тиешсез, – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Сания Рәҗәпова. – Безнең авылыбыз иманлы булырга, бәрәкәтле тормышта яшәргә тиеш. Шуңа күрә, мәктәп белеме дә бик кирәк һәм шул ук вакытта дини гыйлем алырга да омтылу зарур. Сезне көзге каникулларда мәчеттә укуларга көтеп калам”.

Балалар өлкәннәр белән бергә салаватлар (Мөхәммәд пәйгамбәргә мактау) да әйттеләр.

“Викторина кызыклы булды, сорауларына җавап бирү бер дә кыен булмады. Безгә Сания апа дәресләрдә барысын да яхшылап өйрәткән иде, салават әйтергә дә өйрәндек. Җәй көне белемнәрне тагын кабатладык”, – дип сөйләде 15 яшьлек Йосыф Хәлфетдинов.
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Анда Коръән сүрәләре укылды.  

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев