Күпфункцияле үзәктә беренче балага ана капиталы алу өчен гаризалар кабул ителә башлаган.
Ана капиталы программасын киңәйтүгә юнәлдерелгән законга Россия президенты 1 мартта кул куйган. Хәзер ана капиталы гаиләдә беренче бала туу белән түләнә. Аның туган көне яки уллыкка алу датасы 2020 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк булмаска тиеш. Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туса яки уллыкка алынса, бу гаиләгә 466 617 сум ана капиталы бирелә. Шул ук гаиләдә икенче бала тугач, ата-ана тагын 150 мең сум алачак. Һәм ана капиталының гомуми суммасы 616 617 сумга җитәчәк. Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган булса, бу датадан соң гаиләдә икенче сабый туа икән, гаилә ана капиталының гомуми суммасын ала – 616 617 сум.
Нет комментариев