Баулы кардан чистартыла
Яңалыклар

Баулы кардан чистартыла

2019 елның беренче аенда шәһәрдән 7866 кубометр кар чыгарылган. Шәһәр башкарма комитеты аны бушату урынын билгеләгән. Ул – 109нчы янгын сүндерү часте артындагы территория.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең производство-техник бүлеге инженеры Валентина Золотовадан алган мәгълүматка караганда, шәһәр урамнарын, юлларын һәм мәйданнарын кардан 15 берәмлек техника һәм 29 кеше көрәк белән чистарта. Алар 110 чакрым автомобиль юлларын, 63 чакрым тротуарны, ике скверны, өч мәйданны тәртиптә тота. Шәһәр урамнары иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать дүрткә кадәр чистартыла. Кар күп яуганда, эш ике сменада оештырыла.


Нет комментариев