Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Баулы-информ” хезмәткәрләре өмәгә чыктылар

Бүген, 9 октябрьдә, редакция коллективы үзләренең территорияләрен җыештырырга карар итте һәм өмәгә чыкты.

Гадәттә шәхси йортларда яшәүчеләр, йорт яны участоклары хуҗалары, предприятие һәм оешма коллективлары үз территорияләрен һәр көз саен җыештырып торалар. Һава торышы матур һәм кояшлы булганда, «Баулы-информ» мультимедиа оешмасы хезмәткәрләре дә үзләренә беркетелгән территорияне җыештырырга карар кылдылар: клумбаны тәртипкә китерделәр, коры үлән, яфраклар һәм башка чүп-чарларны җыйдылар.

"Тирә-юньдә чисталык һәм тәртип булганда күз сөенә, – ди өмәне оештыручы Гөлнара Нәбиуллина. – Халык чит кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итеп, чүп-чар ташламасын иде. Яздан кар астыннан чүп-чар өемнәре түгел, ә яшел үлән күренүе күңелле бит".

Ләйсән Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев