Баулы янәдән милләтара бердәмлек үзәгенә әверелде
Ишегалларын һәм паркларны гаилә ялы өчен уңайлы урыннарга әйләндерүче «Күрше-Мирас» республика проекты кысаларында 27нче микрорайонда «Ике мәдәният – бер йөрәк» дигән матур этномәдәни бәйрәм узды.
Бу вакыйга безнең «Баулы – традицияләр территориясе» проектының бер өлеше булды. Фестиваль кунаклары районның милли-мәдәни үзәкләре тәкъдим иткән удмурт һәм рус мәдәниятләренең байлыгы белән таныша алдылар.
Халык һәм кунаклар өчен һөнәрчелек һәм гастрономия мәйданчыклары, мавыктыргыч мастер-класслар, балалар өчен күңел ачу зоналары эшләде. Район мәдәният йорты һәм мәдәният йорты иҗат коллективлары зур концерт программасы белән чыгыш ясады.
Бәйрәм һәркемгә матур тәэсирләр бүләк итте.
Фото: bavly.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев