Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы балалары виртуаль музейда булганнар

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Фәнис Яруллинның Кызылъяр авылындагы музей-йорты директоры Гүзәлия Газизуллина Баулының “Семья” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына кунакка килгән.

Гүзәлия Миргазыян кызы балалар белән очрашуда якташ шагыйрь Фәнис Яруллинның тормыш юлы турында сөйләгән һәм аларга виртуаль музейга экскурсия үткәргән. Балалар кызыклы экспонатларны, шагыйрь белән әңгәмәне һәм аның “Зәңгәр күлдә Ай  коена” әкиятен караганнар.

Фәнис Гатаулла улының һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның кыюлыгы һәм рухи көче, максатчанлыгы һәм шәфкатьлелеге, позитив һәм юмор, мәхәббәт һәм тугрылыгы балалар өчен үрнәк булып тора.

Чыганак: “Семья” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев