Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аҗдаһа елыннан нәрсә көтәргә?

2024 ел хуҗасы безгә күпне вәгъдә итә.

Аҗдаһа безгә уңыш, алга китеш, “чәчәк ату” алып килергә тиеш, дип ышандыра астрология белгечләре.
Үз-үзенә ышанучы һәм максатларын ачык белүче кешеләр уңышка ирешәчәк. Шуңа күрә икеләнүләрне, шик-шөбһәләрне җиңәргә кирәк. Ләкин “нахал” булырга да кирәкми. Аҗдаһа аларны өнәми. Киләчәкә төгәл планыгыз булсын.

Киләсе ел — яшел агач Аҗдаһа елы. Ә яшел төс барлык дөнья мәдәниятендә тынычлык, яңару, үсеш белән ассоциацияләнә. Яңа елда безне кызыклы һәм яхшы вакыйгалар көтә. Кемнедер - карьера үсеше, икенче берәүне - күптән көткән сабые дөньяга килү, өченчеләрне икътисади үсеш, мөнәсәбәтләр яхшыру һәм башкалар.

Ләкин Аҗдаһаның куркыныч булырга да мөмкин икәнен онытмагыз. Аны ачуландырып, төрле афералар белән бәйләнмәгез. Астрологлар билгеләвенчә, агач Аҗдаһа тынычлык яратучы зат икән. Ул яңалыкларга җайлашырга һәм тетрәнүләрне урап узарга ярдәм итәргә тиеш.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев