Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Роспотребнадзор белгечләре су коенганда коронавирус иярмәвен искәртә

    Суда күп кенә башка инфекцияләр (церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук гепатит, дезинтерия, ваба, сальмонеллез һәм хәтта корсак тифы) йоктыру куркынычы бар.

    Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, су кергән вакытта яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырудан куркырга кирәкми – вирус суда һәлак була.

    «Ачык сулыклар яңа коронавирус инфекциясен йоктыру чыганаклары булып санала алмый, чөнки су кояш нурлары (ул вирус өчен зарарлы) йогынтысына дучар була. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә торган COVID-19 коронавирусының су аша таралуын раслый торган фактлар әлегә юк», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

    Шул ук вакытта, Роспотребнадзорда искәртүләренчә, суда күп кенә башка инфекцияләр (церкариоз, лямблиоз, лептоспироз һәм ротавирус, шулай ук гепатит, дезинтерия, ваба, сальмонеллез һәм хәтта корсак тифы) йоктыру куркынычы бар.

    Шунлыктан су керү урынын игътибар белән сайларга, ОРВИ симптомнары, тиредә яра һәм тырналган урыннар булганда су коенмаска, суны йотмаска һәм су кергәннән соң чиста су белән чайканырга, өйдә исә душ керергә кирәк.


    Фото: /pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/12-07-2020/rospotrebnadzor-belgechl-re-su-koenganda-koronavirus-iyarm-ven-isk-rt-5756127

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: