Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Мясников аллергиядән гадәти булмаган чара турында сөйләде

    Йорт хайваннары аллергиядән «дару» булырга мөмкин.

    Табиб һәм телетапшырулар алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында йорт хайваннары аллергиядән «дару» булырга мөмкин, дип сөйләде.

    Эт, мәче һәм башка хайваннар белән аралашкан балалар аларның йон һәм эпителей исен сулый. Шул рәвешле алар «аллергиядән прививка» ала. Аларда бронхиаль астма, шулай ук аллергия реакцияләре сирәгрәк була. Мясников сүзләренчә, күп кенә илләрдә балаларны сыер, кәҗә яки ат фермаларына махсус алып баралар. Психологик бушанудан һәм дөрес тәрбиядән тыш, бу сәфәрләр медицина файдасына — аллергия дәрәҗәсенең кимүенә ия.

    Табиб сүзләренчә, бала хайван белән үскәндә, анда җаваплылык хисе уяна. Балалар расписаниегә буйсынырга мәҗбүр булачак, ә бу аларны тәртипкә өйрәтә. Шуңа күрә, Мясников фикеренчә, потенциаль уңайсызлыкларына карамастан, ата-аналарга балаларга йорт хайваннары алырга рөхсәт итәргә кирәк.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/02-08-2020/myasnikov-allergiyad-n-gad-ti-bulmagan-chara-turynda-s-yl-de-5760782

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: