Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Машиналарына техосмотр уздырмаган кешеләргә нәрсә булачак?

1 марттан техосмотр барышын камерага теркәп бара башлаячаклар.

Әгәр машина чынлап та техосмотр узмаган булса, Эчке эшләр министрлыгы 1 марттан диагностика карталарын гамәлдән чыгарачак. Бу хакта «Транспорт чараларына техник карау уздыру» федераль законына сылтама белән «Смотрим» басмасы хәбәр итә.

Картаны гамәлдән чыгару турында билге Техосмотрларның бердәм мәгълүмати системасы кертеләчәк. Ә мондый карта биргән операторларга 100 меңнән 300 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Моннан тыш, 1 марттан техосмотр барышын камерага теркәп бара башлаячаклар. Диагностика урыныннан координаталары күрсәтелгән фотолар, аның көнен, башлану һәм төгәлләнү вакытын шулай бердәм системага җибәрәчәкләр.

Диагностика картасын электрон форматта бирәчәкләр, әмма теләгән кеше аның кәгазь нөсхәсен дә ала алачак. 

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-01-2021/mashinalaryna-tehosmotr-uzdyrmagan-keshel-rg-n-rs-bulachak-5797855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев