Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат

    Өч бала әтисе булган артистка 44 яшь иде.

    Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат. Мәгълүматны театр җитәкчелеге раслады.

    «Татарстанның атказанган артисты Фазыл Насыйбуллинның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 44 яшь иде. Өч бала атасы», — диде театрның мәгълүмат үзәге.

    Фазыл Насыйбуллинның соңгы рольләре — үткән сезон премьералары «Микулай». «Көзге сере» һәм август аенда гына чыгарылган «Кайда минем илем?» спектакльләрендә. Театрдан Татарстанның халык артисты Рамил Минханов киткәч аның рольләре дә Фазыл Насыйбуллинга тапшырылган булган.


    Фото: Әлмәт театрының рәсми сайты

    Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/incident/08-09-2020/lm-t-teatry-aktery-fazyl-nasyybullin-vafat-5769673

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: