Кабак өлгергәнме икәнен ничек белергә?
Яңалыклар

Кабак өлгергәнме икәнен ничек белергә?

Бакчадагы кабакның өлгергәнлеген күрсәтә торган берничә билге бар.

Берничә билгене белгән очракта, кабакны өлгермәгән килеш ашамассыз. Өлгергән кабак тыгыз була. Аңа баскалап караганда чокырлар барлыкка килми. Мускат кабак кына бераз яньчелеп китәргә мөмкин. Андый кабак өлгергәндә тышы ачык соры яки сөт төсендәрәк була.

Кабакның сызыклары төгәл күренеп тора башлый. Өлгергән кабакның үз рәсеме, сызыклары бик ачык күренә.

Өлгергәч, кабакның койрыгы катылана. Кабак ябышкан ботак кибеп, корый, ката башлый.

Суккалагач, кабакның тавышы яңгыравык булса, ул өлгергән дигән сүз. 

Өлгергән кабакның эче тыгыз, орлыклары каты була. Кискәндә дә кабакның эче тыгыз булып торырга тиеш.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/31-08-2020/kabak-lgerg-nme-ik-nen-nichek-belerg-5767225

 


Нет комментариев