Реклама
Шәһәр мәчетләрендә ифтар кичәләре уза (авыз ачу - изге Рамазан аенда кичке ризык кабул итү).
Беренче ифтар шәһәрнең үзәк "Гали" мәчетендә үтте, анда йөзгә якын кеше җыйналды. Районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль Биккинин мәгълүматлары буенча, аны дин тотучылар акчаларына оештырганнар. Ифтар "Өмет" мәчетендә дә үткәрелде. Биредә 60ка якын дин тотучы катнашты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз