Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Авыллар зурая

    Баулы муниципаль район Советының чираттагы 58нче утырышы булды. Аның барышында 2020 елга һәм пландагы 2021 һәм 2022 елларга Баулы районы бюджеты турында карарга үзгәрешләр кертү һәм шәһәр янындагы авылларның чикләрен киңәйтү мәсьәләләр каралды.

    Депутатларны Исергәп һәм Кызылъяр авыл җирлекләренең генераль планы турында мәгълүмат белән таныштырдылар. Генераль планнар җирлекләрнең 2035 елга кадәр үсешен күздә тотып әзерләнгән. Аның нигезендә Исергәп авыл җирлеге чикләрен киңәйтү күздә тотыла. Исергәп авылы 69,6 гектарга, Яңа Баулы авылы 75,3 гектарга зураячак. Бу мәйданнарда җәмәгать урыннары, инженерлык инфраструктурасы объектлары, шәхси торак төзү өчен җир кишәрлекләре урнаштыру күздә тотыла.

    Утырышта шулай ук Кызылъяр авыл җирлеге генераль планы турында да карар кабул ителде. Әлеге документта Иске Чүте авылы чикләрен 373 гектарга арттыру турында сүз бара. Моның өчен авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрне торак пунктлар җирләре категориясенә күчерү күздә тотыла.

    Әлеге документлар гамәлгә кергәч, күпбалалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә мөмкин булачак.

    Фото: /pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: