Кубокны Баулының “Колокольчик” балалар бакчасы отты
Баулының 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар арасында шахмат кубогы узды.
Ярышларда Баулыдан һәм Октябрьскидан 5-7 яшьлек 30дан артык бала катнашты. Октябрьскидан ике команда килде – балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае (ДДиЮТ) һәм яшь техниклар станциясе (СЮТ) командалары. Баулыдан исә алты команда – “Алсу”, “Колокольчик”, “Бәләкәч”, “Виктория”, “Рябинка” балалар бакчалары һәм укучылар йорты командалары – катнашты.
Ярышларны тренер Николай Коротаев оештырды, аңа тормыш иптәше, “Виктория” балалар бакчасының элекке тәрбиячесе Гөлчәчәк Коротаева булышты. Баулы сабыйларын әлеге ярышларга 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Эльвир Измайлов әзерләгән.
Балалар җиде турда уйнады. Махсус компьютер программасы, ирешелгән нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, аларны һәр турда парлап билгеләде.
Урыннар өч номинациядә билгеләнде: Баулы балалар бакчалары командалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында һәм шәхси зачётта.
Шулай итеп, Баулының биш мәктәпкәчә учреждениесе арасында “Колокольчик” балалар бакчасына тиңнәр булмады. Икенче урында – “Рябинка”, өченчедә – “Бәләкәч” балалар бакчалары командалары.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында беренче урынга Баулы укучылар йорты лаек булды. Икенче урында – Октябрьский балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарае, өченчедә – Октябрьский яшь техниклар станциясе.
Шәхси зачётта малайлар арасында беренче урынга Октябрьскидан Альберт Хисамов (СЮТ) иреште. Икенче урында – Баулыдан Камил Вәлиуллин (“Виктория”), өченчедә – Октябрьскидан Рамазан Шәмсетдинов (ДДиЮТ). Кызлар арасында беренче урынга Баулыдан Настя Иполитова (“Колокольчик”) лаек булды. Икенче урында – Баулыдан Настя Горбунова (“Виктория”), өченчедә – Октябрьскидан Вероника Ковалёва (ДДиТ).
Вадима Хафизова, Николай Коротаев фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев