Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баулылар Россия чемпионнары булдылар

12-13 октябрьдә Оренбургта җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты уза. Стартка, шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, илнең 30 төбәгеннән 300дән артык катнашучы чыгачак. Бүген, ярышларның беренче көнендә баулылар ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яуладылар.

Танылган спортчы – Баулы егете Ринас Әхмәдиев ир-атлар арасында 10 километрга кросста ышанычлы җиңү яулады һәм Россия чемпионы булды. Шулай ук, спорт мастеры нормативын үтәп, Нияз Садыйков та (яшьләр) шундый ук дистанциядә беренче урынны яулады.

Баулылар активында тагын ике медаль: 3 километр дистанциядә Оксана Сидорова (яшүсмер кызлар) икенче булды, ә Олег Сидоров (ир-атлар) 6 километр дистанциядә өченче килде.

чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1583677.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X