Баулыда кышкы ГТО фестивале була
8-9 февральдә Баулыда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт кышкы фестивале үткәрелә.
Катнашучылар беренче көнне ГТО нормативларын универсаль спорт залында үтиячәк. Шимбә, 9 февральдә, Баулыда “Россия чаңгы юлы” узачак. Аның кысаларында, кышкы спорт төрен сөючеләр ГТО нормативларын да үти алачак. Катнашучыларны теркәү “Нефтьче” спорт комплексында иртәнге сәгать сигездә башлана. Ярышлар вертолёт мәйданчыгында сәгат 10да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев