Баулының 2нче спорт мәктәбендә “Үзеңне сынап кара! ГТО тапшыр” комплекслы физкультура-спорт чарасы үткәрелде.
Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге Баулы шәһәренең 2нче спорт мәктәбендә район һәм шәһәрнең 9-11 сыйныф укучылары арасында “Үзеңне сынап кара! ГТО тапшыр” комплекслы физкультура-спорт чарасы – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы буенча тестлаштыру уздырды. Анда шәһәрдәге барлык мәктәпләр һәм Кызылъяр мәктәбеннән 32 укучы катнашты.
Ярышлар программасына берничә тест кертелгән иде. Һәр катнашучы, ГТО значогы алыр өчен, бар тырышлыгын куйды.
– Югары сыйныф укучылары бик актив катнаша, чөнки уку йортларына кергәндә ГТО өчен баллар өстәлә, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә 2нче спорт мәктәбе директоры, Баулы районында ГТО үзәге җитәкчесе Илнур Хәйруллин.
Ярышларның һәр этабы нәтиҗәләрен, хөкемдарлар коллегиясе бәяләп, беркетмәгә язып барды.
7нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Влада Коновалова ГТО ярышларына беренче тапкыр килгән.
– Минем әле бер ГТО значогым да юк. Шулай да мин аларны алырга омтылам, әзерләнәм, – ди Влада.
Кыз үзенең физкультура укытучысына һәм сыйныфташларына рәхмәтле булуын да әйтте.
“Баулы-информ” сайтында ГТО значокларының өстәмә баллар бирүе турында язган идек. Шуңа күрә ГТО нормативларын үтәү югары сыйныф укучылары арасында көннән-көн популярлаша бара. Бу балларның күләме югары уку йорты җитәкчелеге карарына бәйле, ул 1дән 10га кадәр булырга мөмкин. Значокларны һәм таныклыкларны вакытында алыр өчен, Тестлаштыру үзәге белгечләре “ГТО” комплексының барлык сынауларын 2022 елның 31 декабренә кадәр үтәп бетерергә киңәш итә.
Нет комментариев