Баулы пенсионерлары “Хәрәкәттә бәрәкәт-2022” акциясендә катнаша ала
Спорт

Баулы пенсионерлары “Хәрәкәттә бәрәкәт-2022” акциясендә катнаша ала

Конкурс 60 яшь өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 65 яшь өлкәнрәк ир-атлар арасында үткәрелә.

Баулы районында ГТО администраторы Виктория Алексеева “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, “Хәрәкәттә бәрәкәт” акциясе – видеороликлар конкурсы. Ул онлайн форматта ВКонтакте социаль челтәрендә үткәрелә. Конкурсның район этабы 10 июньгә кадәр дәвам итә. Ә республика этабы 10-20 июньдә узачак.

Конкурста катнашырга теләгән баулылар видеороликларын, исем һәм фамилияләрен, ничә яшьтә булуларын күрсәтеп, gto.bavly@mail.ru  электрон адресына җибәрә ала. Иң яхшы дип табылган видеоролик республика этабына җибәрелә.

Видеороликларга таләпләр:

– видеода ГТО нормативларын үтәүче катнашучы булырга тиеш;

– видеороликта 3тән артык кеше булырга тиеш түгел;

– роликта ГТО символикасы элементлары булу зарур;

– оригинальлек хуплана;

– ролик 60 секундтан артмаска тиеш.

Республика этабында 3 җиңүче билгеләнә:

– бер җиңүчене, оффлайн тавыш бирү юлы белән, хөкемдарлар коллегиясе билгели;

– бер җиңүче-район ВКонтакте социаль челтәрендә муниципаль районнарның тестлаштыру үзәге төркемендә видеорликка куелган лайклар саны буенча билгеләнә;

– бер җиңүче-район очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләнә (районның номеры алфавит тәртибендә билгеләнә).

Җиңгән командаларга дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән спорт инвентаре бирелә.

Фото: Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге


Нет комментариев