Баулы егете Мәскәүдә беренче урын алган
Мәскәүдә югары уку йортлары студентлары арасында өстәл теннисы буенча узган ярышта Баулы егете җиңүгә ирешкән.
Якташыбыз – Мәскәү дәүләт университетының 2 курсы студенты Шамил Хәйруллин Халыкара өстәл теннисы көне уңаеннан үткәрелгән башкала турнирында беренче урынга лаек булган.
Аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүен телибез!
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев