Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яман шешне булдырмый калуның ысулы билгеле

    Иммунитет начар булу сәбәпле, яман шеш барлыкка килергә мөмкин, ди табиб.

    Хирург-онколог Михаил Мяснянкин «Бишенче канал» белән әңгәмә вакытында стрессның яман шеш барлыкка китерүе турында сөйләде һәм аннан котылу юлларын санап чыкты.

    Белгеч әйтүенчә, хроник стресс иммун системасын кысрыклый. «Иммунитет начар булу сәбәпле, яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Моны аңлау бик мөһим. Стрессны тәмәке тарту, алкоголь, күп ашау белән җиңәргә тырышырга кирәк түгел», — дип кисәтте Мяснянкин.

    Табиб дөрес тукланырга, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Бу үлем куркынычы янаган авыруның үсеш куркынычын киметү ысуллары булып тора, ди табиб. «Әлеге киңәшләрне үтәү тормышка начар тәэсир итә торган стрессны булдырмаска мөмкин», — дип аңлатты ул.


    Фото: /pixabay.com/

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-10-2020/yaman-sheshne-buldyrmyy-kaluny-ysuly-bilgele-5776273

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: