Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вакцинация узган кешеләрдә коронавирусның нинди билгеләре еш очрый?

Вакцинация узганнан соң коронавирусның билгеләрен күзәтеп торырга кирәк.

Британия галимнәре коронавирусның вакцинация узган кешеләрдә очрый торган билгеләрен ачыклаган. Бу хакта Express басмасы хәбәр итә.

Галимнәр ZOE COVID Symptom Study кушымтасы базасында ковид билгеләрен тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән.

«Күп кешеләр коронавирус булганда төчкерергә мөмкин, әмма бу төгәл симптом түгел. Чөнки төчкерү киң таралган, бигрәк тә җылы вакытта кешеләр сезонлы аллергия кичергәндә еш күзәтелә», — дип аңлата белгечләр.

Әмма кушымта җыйган мәгълүматлар күрсәткәнчә, нәкъ менә коронавирустан прививка ясаткан кешеләрдә томау төшү ешрак күзәтелә.

Вакцинация узганнан соң коронавирусның калган билгеләрен дә күзәтергә кирәк. Ковид билгеләре: югары температура, тән туңып калтырану, даими коры ютәл, ис һәм тәм тою үзгәрү яки юкка чыгу, баш авырту, хәлсезлек, тамак авырту, тирегә тимгелләр чыгу, авыз куышлыгында яки телдә үзгәрешләр барлыкка килү, аяк яки кул бармаклары кызарып тору, авырту, күкрәк тирәсендә авырту, мускуллар сызлау, тавыш утыру, диарея, аппетит бетү һәм эч авырту.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев