Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Тромбны булдырмыйм дисәң...

Тромбның кисәк өзелүенең үлемгә китерүе һәркемгә мәгълүм.

Кан югалтудан саклану өчен канның яхшы оешуы кирәк. Әмма кан тамырларында тромблар җыела башласа, бу сыйфат начар хезмәт күрсәтә ала.

Тромбның өзелүе кинәт үлемгә китерергә мөмкин. Табиб-кардиолог кайбер продуктлар тромбозны булдырмаска ярдәм итәчәк дип сөйли.

Бу исемлектә беренче урында помидор суты тора. Анда бик күп ликопин бар, ул өч сәгатьтән соң канда тромбоцитлар санын киметә. Моннан тыш, помидорда калий күп, ул кан басымын һәм йөрәк эшен нормальләштерә.

Тагын бер файдалы продукт – имбир. Анда тромбоцитларның ябышуына комачаулаучы матдәләр бар.

Исемлекне антиоксидантлар белән "тутырылган" виноград тәмамлый. Ул кан тамырларына зыян китерүче һәм кан тамырларында тромб барлыкка килү ихтималын арттыручы оксидиатив стресс белән көрәшә, дип хәбәр итә "Медикфорум".

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев