Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Томаудан дәвалану чаралары

Томау төшү күп очракларда теге яки бу авыруның башланып китүе яисә организмдагы кайбер дәвамлы авыруларның билгесе булып тора. Салкын тиеп кенә томаулаганда, күрсәтелгән дәвалану чараларын кулланганнан соң, авыру өзлегүләрсез узарга мөмкин. Әмма табиб киңәше буенча дәваланырга кирәк.

10 гр кара әремгә 200 мл кайнар су агызып 1 сәгать төнәткәч, аш алдыннан 30 мин. элек көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәргә. Томауны һәм борын тыгылганны бетерер.

Урман чикләвеген кыздырып, борыч белән ашасаң, томауны бетерер. Зиһен ачылып китәр.

Бертигез микъдарда суган суы белән балны катнаштырып, көнгә 3 тапкыр ачкарынга 1әр чәй кашыгы эчәргә.

1-2 чәй кашыгы кипкән юкә чәчәгенә 1 стакан кайнап торган су агызып, 30-40 минут төнәтергә. Кайнар килеш төнгә каршы эчәргә.

4 гр. үги ана яфрагы, 3 гр. бака яфрагы, 3 гр. шома татлы тамыр алып, шушы катнашманың 1 аш кашыгына 1 стакан кайнап торган су салып, 30-40 минут төнәтергә. Ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр җылымса килеш яртышар стакан эчәргә.

Фото: пиксабей

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев