Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Терсәкләрдә тире кору нәрсә аңлата?

Дерматолог Ирина Скорогудаева терсәктә тире коруның куркыныч үзенчәлеге турында "Известия" газетасына сөйләгән. Белгеч терсәкләр коруны норма түгел дип белдергән, чөнки тән тиресе бөтен урыннарда да бертигез дәрәҗәдә дымлы булырга тиеш икән.

"Коры тире атопик, ягъни аллергик күренешләргә хас: дерматит, бронхиаль астма, вазомотор ринит, кайбер ризыкларга аллергия. Терсәктә псориаз да барлыкка килә ала", - дип сөйләгән белгеч.

Терсәкләр гиперкератоз сәбәпле корый, бу эпидермис, ягъни тире өстенең аеруча бүленеп чыгуы дигән сүз. Моннан тыш, бу күренеш эндокрин система бозылу, А, D3, B1, В2, В3 һәм В6 витаминнары җитмәү сәбәпле дә барлыкка килә. 

 

Фото:http://pixabay.com

ЧЫганак: https://intertat.tatar/copayjavap/ters-kl-rd-tire-koru-n-rs-a-lata/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев