Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 38 кеше коронавирус йоктырган

Авыруның яңа очракларының яртысыннан артыгы Казан һәм Чаллыга туры килә.

Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанлыларның берсе вирусны республикадан читтә йоктырган.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыруларның яртысыннан артыгы Казан (13) һәм Чаллыга (10) туры килә. Бөгелмә районында дүрт кеше, тагын икесе Нурлатта, шулай ук Буа, Биектау, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында берәр кеше чирләве теркәлгән.

Статистикадан күренгәнчә, Татарстанда Covid-19 вирусының 19,3 меңнән артык очрагы ачыкланган. 16,1 мең татарстанлы, шул исәптән 9ы соңгы тәүлек эчендә терелгән.

 «Спутник V» вакцинациясенең беренче фазасын барлыгы 126,9 мең кеше алган - тәүлек эчендә үсеш 2,4 мең кеше. 87,7 мең кеше препаратның икенче дозасын ясаткан.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/29-03-2021/tatarstanda-tagyn-38-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5815854

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев