Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат булган

    Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүчеләр саны 225гә җиткән.

    Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем очрагы теркәлгән, Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «1956 елда туган хатын-кыз, 1950 елда туган ир-ат, 1938 елда туган хатын-кыз вафат булды», — диелә хәбәрдә.

    Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-01-2021/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ch-keshe-vafat-bulgan-5799635

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: