Татарстанда коронавирусны авыр кичерүче пациентлар күбәйгән
Республика клиник хастаханәсе баш табибы коронавирусның кан тамырлары эпителияләренә зыян салуын әйтте.
Коронавирус белән авыррак чирли башладылар. Бу хакта журналистлар өчен «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлек саклау технологиясе» дигән лекциядә Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.
«Без күтәрелештә торабыз. <...> Авыруны катлаулы кичерүче пациентларның артуын күрәбез», — дип искәртте табиб.
Баш табиб коронавирусның кан тамырлары эпителияләренә зыян салуын әйтте. Еш кына ул организмга һава-тамчы юлы белән үтеп керә, әмма хәзер табиблар патогенның эчәклек аша да үтеп керүен күрә.
Татарстанда Covid-19 вирусына каршы вакцинация ясау өчен иң уңышлы вакыт февраль аеннан май аена кадәр иде.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев