Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус йоктыруның 74 яңа очрагы расланды

Узган тәүлектә Татарстанда 74 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу алдагы көн белән чагыштырганда алты кешегә күбрәк дигән сүз.

23 пациент хастаханәдә дәвалана. Яңа үлем очраклары ачыкланмаган. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус инфекциясен йоктырының 154 305 очрагы теркәлгән, 150 501 пациент шул чирдән терелгән.

Соңгы вакытта Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Вирусның таралуын булдырмас өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне ревакцинацияләү эшен тизләтергә йөкләде.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев