Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч кеше вафат булган
Ике хатын-кыз һәм бер ир-ат
Татарстанда тагын өч кеше – ике хатын-кыз һәм бер ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Covid-19 инфекциясеннән 1939 һәм 1961 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1965 елда туган ир-ат вафат.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика министрлыгы матбугат хезмәтендә.
2021 елның 15 апреленә алынган мәгълүматлар нигезендә, пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирустан рәсми рәвештә 442 үлем очрагы теркәлгән
Чыганак: татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев