Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сovid-19 белән көрәш дәвам итә

Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.

Татарстанда көн саен Covid-19 йоктыручылар теркәлеп тора. Өстәвенә, августта бу авыру диагнозы куелган кешеләр саны көннән-көн арта: 1 августка булган мәгълүмат буенча, республикада яңа 46 очрак ачыкланган, ә 8 августка исә бу сан 74кә җиткән. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, безнең районда да коронавирус инфекциясе куркынычы булган кешеләр теркәлеп тора.

– Атна саен Бөгелмә инфекция госпиталенә 1-2 авыру җибәрелә, – дип сөйләде баш табиб. – Тулаем алганда, атна саен районда Covid-19 йоктырган 4-5 кеше ачыклана.

Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, Баулы районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта прививка ясатучыларның күбесе – кабаттан вакцинация узучылар. Исегезгә төшерәбез: вакцинация пункты район үзәк хастаханәсендә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев