Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Шикәр диабеты турында

Табиб шикәр диабеты белән авырмас өчен симерергә ярамавын искәртте

Табиб-эндокринолог һәм медицина фәннәре кандидаты Юлия Мануйлова шикәр диабеты белән авырмас өчен симермәскә кирәклеген әйтте.

 «Шикәр диабетын профилактикалауның төп ысулы — гәүдә авырлыгын нормада тоту. Авырлык азрак булган саен, чирләү куркынычы да кими», — диде эксперт. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Табиб артык авырлык булганда, кеше куркыныч төркемендә булуын әйтте. Бу очракта ул ким дигәндә елга бер тапкыр глюкоза микъдарын ачыклау өчен кан анализы бирергә киңәш итә.

Моннан тыш, белгеч тазармау һәм гәүдә авырлыгын норма чикләрендә тоту өчен киңәш бирде.

«Азрак ашарга һәм күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Бу очракта калорияне чикли торган диеталар тотарга була. Диета кыска вакытлы булмасын, ул дөрес ашау гадәтенә әверелсен», — диде табиб.


Фото: pixabay.com

Чыганак:http://agryz-rt.ru/news/slak/tabib-shikr-diabety-beln-avyrmas-chen-simererg-yaramavyn-iskrtte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев