Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Саулыгыңны алдан кайгырт

Яман шештән саклый торган тәмләткечләр куллан! Нинди тәмләткечләр турында сүз бара дисезме?

Яман шештән саклый торган  тәмләткечләр куллан! Нинди тәмләткечләр турында сүз бара дисезме?

Белгечләр атаган тәмләркечләрне көн саен кулланырга киңәш итәләр икән.

Диетолог Татьяна Дик яман шеш булудан саклый торган әмләткечләрне атап үткән. Исемлеккә куркума, дарчин (корица), шалфей, тимьян һәм орегано кергән. Аларың барысы да ракны кисәтү үзенчәлегенә ия, дип яза “РИА Новости”.

Бу тәмләткечләр онкологиягә җирлек әзерләүче ирекле радикалларга каршы көрәшә. Башка өстенлекләре дә бар.

Мәсәлән, дарчин канда шикәр микъдарын киметә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшергә ярдәм итә. Куркума баш миенә уңай йогынты ясый, ябыгырга булыша.

Тимьян – салкын тиюдән, шалфей – ашкайнату органнарындагы көйсезлекләрдән интегүчеләргә сихәт бирә. Орегано ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген көйли.

Сәламәт булыгыз! Берүк үзегездә бу тәмләткечләренең берәрсенә аллергия булмасын!

Табиб киңәше таләп ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев