Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сак булыгыз: талпаннар һөҗүме башланды!

Түбән Камада талпаннар уянган. Анда 43 һәм 21 яшьлек ике кеше, талпан кадалу сәбәпле, травматология пунктына мөрәҗәгать иткән.

Аларның икесенә дә талпаннар сәнәгать зонасы территориясендә кадалган.

Травмпункт мөдире Андрей Аркадьев хәзер урман, бакчаларда игътибарлы булырга кирәклекне искәртте. Кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Гәүдәнең төк белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим. Талпан йорт хайваннарына да кадала ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерик, Түбән Кама районы эндемик, ягъни биредә талпаннар энцефалит һәм боррелиоз таратучылар булып тора.

Талпан кадалса, аны үзегез тартып алырга тырышмагыз, травмпунктка мөрәҗәгать итегез. Табиб талпанны алганнан соң, кирәк булганда, иммуноглобулин инъекциясе дә ясый.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sak-bulygyz-talpannar-me-bashlandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев