Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Роспотребнадзорда балалар арасында СОVID-19 белән авыру очраклары турында сөйләделәр

Галим сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның якынча 8-10 проценты балаларга туры килә.

13-15 яшькә кадәрге төркемдә COVID-19 белән авыручы балаларның 50 процентка якыны чирне җиңел кичерә.

Аның сүзләренчә, коронавирус белән авыручыларның якынча 8-10 проценты балаларга туры килә. Бу турыда Россия Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Төрле яшь төркемендәге балалар авырта, әмма иң күп авыручылар 7 яшьтән алып, 13-15 яшь төркеменә керә», — дип сөйләде ул «COVID-19: кешелеккә яңа чакыру» онлайн-семинарында.

Авыручылар саны малайлар һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ул кадәр аерылмый, диде Горелов. Аның сүзләренчә, 49,9 процент балаларда яңа коронавирус инфекциясе җиңел формада, ә 32,3 процентында симптомсыз узган. 0,2 процент очракта гына ковидның авыр формасы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/27-01-2021/rospotrebnadzorda-balalar-arasynda-sovid-19-bel-n-avyru-ochraklary-turynda-s-yl-del-r-5802077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев