Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Путин Россия кешеләрен чит илгә баруның нәтиҗәләре турында кисәтте

Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб Төркия белән авиаэлемтәне яңартты.

Пандемия чорында чит илгә сәяхәт итү Россия кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Чит илгә килгәч гаилә әгъзаларыннан кемдер авырып китәргә мөмкин. Нишләргә, кая барырга? Ничек дәваланырга? Кайда? Күп илләрдә хастаханә бусагасына чит ил кешеләрен кертмиләр», — диде ул.

Аның фикеренчә, авырып киткән очракта сәяхәт итүчеләрнең хастаханәгә мөрәҗәгать итү белән генә түгел, ә Россиягә кайту белән дә кыенлыклары туарга мөмкин.

Башка илләргә йөргәндә, коронавирус белән авыру куркынычы — һәр гражданның шәхси җаваплылыгы, бу фикерне кешеләргә гади һәм аңлаешлы тел белән җиткерергә кирәк, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.

«Төркиягә җыенасызмы? Анда берәрсе авырып китсә, нишләргә җыенуыгызны алты тапкыр уйлагыз. Сез кая дәваланырга һәм аннан ничек чыгарга уйлыйсыз? Бу Россия Хөкүмәте, Тышкы эшләр министрлыгы һәм Кремльнеке түгел, ә сезнең шәхси проблемагыз булачак. Сезне, өстен уйлаучыларны кисәттек», — диде ул.

Элегрәк коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб Төркия белән авиаэлемтәне яңарту турында карар чыгарды. Россия белгечләре делегациясе эш сәфәре вакытында илдә эпидемиологик иминлек белән бәйле барлык чаралар да үтәлә, дип нәтиҗә ясады.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/23-06-2021/putin-rossiya-keshel-ren-chit-ilg-baruny-n-ti-l-re-turynda-kis-tte-5827839

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев