Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда провизор госпитале тулы

Узган атнада провизор госпиталендә унике кеше дәваланган, ә бу атна башында пациентлар саны утызга җиткән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте. Авырулар арасында яшьләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә бар. Баш табиб провизор госпитален киңәйтү максатыннан республика сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итүен дә әйтте.

Бүгенге көндә яңа коронавирус инфекциясенә каршы 7340 баулылы прививка ясаткан. Прививка кампаниясе башланганнан бирле, безнең районга 7665 доза вакцина кайтартылган. Әлегә 300гә якын кеше прививка ясатуга чиратка язылган.

Баш табиб кешеләр аеруча актив рәвештә прививка ясата торган яки активлык аз булган авыл җирлекләрен атады. Планны арттырып үтәгән лидерлар – Исергәп һәм Кызылъяр авыл җирлекләре. Мондый активлыкның сере – бу авыллардан чыккан шәһәрдә яшәүчеләрнең дә прививканы туган авылларында ясатуы. Ә менә Томбарлы авыл җирлеге, шәһәргә якын урнашса да, аутсайдерлар арасында, анда план нибары 27 процентка үтәлгән. Иң түбән күрсәткеч Шалтыда, биредә вакцина ясату яшендәге халыкның 16 проценты гына прививка ясаткан.

Фото: /pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев