Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Помидор белән бәрәңге һәм яман шеш арасында нинди бәйлелек бар?

Табиб помидор һәм бәрәңге ашауның яман шеш китереп чыгарырга мөмкин булуы турында аңлаткан.

Пасленча яшелчәләр – помидор, баклажан, бәрәңге, баллы борыч ашказаны-эчәклек авырулары, артык газ җыелу, эч күперү, дискомфорт китереп чыгарырга мөмкин, дип сөйләгән табиб-токсиколог. Бу әлеге яшелчәләрдә сульфур кушылмалар булу белән бәйле икән.

Табиб сүзләренчә, пасленча яшелчәләр ашказаны-эчәклек трактына яхшы йогынты да ясый – аларда клетчатка күп була. Клетчатка эчәклек эшчәнлеген яхшырта, төрле авыруларга, шул исәптән яман шешкә дә каршы көрәшә. Ләкин шул ук вакытта мондый яшелчәләрне күп ашау кайсыбер кешеләрнең ашказаны-эчәклек трактында авырулар да китереп чыгара.

«Әгәр пасленча яшелчәләр организмда тиешенчә эшкәртелмәсә, алар эчәклектә тупланып, эч кату китереп чыгара. Бу лайлалы тышчаларны ялкынсындыра, ашказаны-эчәклек тракты авырулары, шул исәптән яман шеш барлыкка килә», – ди табиб.

Өстәвенә, бәрәңге, помидор, баклажанда соланин матдәсе була. Ул – токсин, күп ашасаң, яки дөрес эшкәртмәсәң, агуланасың.

Соланин ашказаны-эчәклек трактын ялкынсындыра, эч, баш авыртуга сәбәп була ала. Аның аркасында көзән җыерырга, бавыр һәм бөерләр эшчәнлеге бозылырга мөмкин.

Бу токсин өлгереп җитмәгән помидорда, иске бәрәңгедә, чи баклажанда була, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев