«Мобиль поликлиника» Баулы районына килде
1 сентябрьдән Баулы районында күчмә «Мобиль поликлиника» комплексы эшли башлады.
Күчмә медицина комплекслары президент программасы кысаларында ярдәм күрсәтә башлады. Максат – амбулатор медицина ярдәмен авыл халкына якынайту, диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр үткәрү.
Атна саен авыл торак пунктларына белгечләр – офтальмолог, кардиолог, ЛОР, хирург, невролог, эндокринолог, акушер-гинеколог, онколог, билгеле бер график буенча терапевт чыгачак. Белгечләргә язылу фельдшер-акушерлык пунктларында һәм табиб амбулаторияләрендә үткәрелә.
"Мобиль поликлиника" чыгу графигы:
1 - 4 сентябрь көннәрендә Татар Кандызы авылы
7 - 11 сентябрь көннәрендә Поповка авылы
14 - 18 сентябрьдә Новозареченск поселогы
21 - 25 сентябрь көннәрендә Исәргәп авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев