Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Майлы иттән курыкмагыз

Холестерин күтәрелүгә ул сәбәпче түгел.

Кардиолог инсультның сәбәпләре арасында начар туклануны һәм түбән физик активлыкны билгеләп үтте.

Аз хәрәкәтләнүче кешеләр диванда ятарга ярата, аларда инсульт куркынычы күпкә югарырак, – ди табиб һәм, бу инфарктка да кагыла, дип өсти.

Моннан тыш, куркыныч авыруларга тару ихтималлыгын дөрес булмаган туклану, шулай ук артык ашау арттыра.

Нәтиҗәдә, артык авырлык һәм тыгылган кан тамырлары. Риск төркемендә спиртлы эчемлекләр кулланучылар һәм тәмәке тартучылар да бар, – дип кисәтә табиб.
Туклану мәсьәләсендә табиб беренче чиратта майлы ит яисә салодан түгел, ә шикәрдән (бу татлы ризыклар, ак оннан эшләнгән әйберләр, тиз пешә торган боткалар, ак дөге һ.б.) качарга, шулай ук, югары гликемик индекслы ризыкны чикләргә киңәш итә.

Атеросклероз турыдан-туры май куллану белән түгел, ә углеводлар куллану белән бәйле. Һәр конфет организмга зарарлы. Эш артык авырлыкта гына түгел, ә атеросклероз һәм кан тамырлары проблемасында да, – дип саный кардиолог.

Табиблар баллы ризыкларга бәйлелек кан тамырларын җимерә, атеросклероз үсешенә китерә, дип кисәтә. Моннан тыш, мондый ризыклар кешенең тышкы кыяфәтенә дә тәэсир итә.

Җыерчыклар, хәлсезлек, йөз контурлары бозылу, биткә таплар чыгу, киңәйгән капиллярлар һәм шешенүләр – болар барысы да коллагенның шикәрләнүе, яки гликациясе аркасында килеп чыга икән. Баллыны чиклибез болай булгач. 

 Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев