Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кызларның һәм егетләрнең биле ничә сантиметр булырга тиеш?

Табиб-терапевт, диетолог гәүдә массасы индексының куркыныч күрсәткечләре турында аңлаткан.

Бу турыда табиб «Москва 24» каналына сөйләгән.

Гәүдә массасы индексы 30дан артык булса, симерү бар, дигән сүз. Ул сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгара ала.

Индекс авырлык һәм буй озынлыгы күрсәткечләре ярдәмендә билгеләнә. Әлеге индексны махсус формула яки онлайн-калькулятор белән санап чыгарып була. Гәүдә массасы индексын санау өчен буйны метрларда үлчиләр, шуның квадратын табалар. Аннары гәүдә авырлыгын шул санга бүләләр.

Кешенең авырлыгы нормада булса, индекс 18дән 25кә кадәр була. Артык авырлык булганда, күрсәткеч 25тән 29,9га кадәр җитә. Әгәр бу сан 30дан артык булса, кешедә симерү бар, дигән сүз.

«Симерү сәламәтлек өчен куркыныч. Организмда метаболик үзгәрешләр барлыкка килә. Углеводлар алмашы бозыла, йөрәк-кан тамырлары системасына зыян килә, абдоминаль май (корсак өлкәсендә) туплана», – ди эксперт.

Бил әйләнәсе озынлыгына карап, кешедә симерү бармы юкмы икәнен ачыклап була, ди табиб.

«Хатын-кызларда ул 80 сантиметрдан, ир-атларда 94 сантиметрдан артык булмаска тиеш. Бу саннарга сәламәтлек бәйле. Абдоминаль симерү күп кенә метаболик проблемалар килеп чыгу куркынычын тудыра», – ди ул.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев