Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кышын ничек тукланырга?

Кыш – организмга файдалы элементлар, витаминнар җитми, ә иммунитет кими торган чор. Сәламәтлекле саклау өчен бу вакытта ничек тукланырга кирәк?

Кышын ничек тукланырга? Әлеге сорауны без нутрициолог Элина Борһанова җавап бирә.
– Элина, кышын туклану җәйгесеннән ничек аерыла?
– Без кышкы сезонда күбрәк җылы ризык ашарга тырышабыз. Бу сезонда да “идеаль тәлинкә” турында онытмыйбыз. Билгеле булганча, аның дүрттән бер өлеше аксым (ит, йомырка, балык, кузаклылар, сөт продуктлары), икенчесе – углеводлар (ярмалар, ипи, бәрәңге), өченчесе – яшелчәләр, дүртенчесе – җиләк-җимеш булырга тиеш. Кыш көне күпләр яшелчә ашарга яратмый. Шуңа күрә аларны парда пешерергә, ашка салырга мөмкин. Кабак, чөгендер, кишер, кәбестә моның өчен идеаль вариант.

Иммунитетны тиешле дәрәҗәдә саклар өчен кышкы, салкын вакытта ничек тукланырга кирәк? Нинди ризыкларга өстенлек бирсәң яхшы?
– Иртән җылы ризык ашарга тырышыгыз. Бу безне җылытыр һәм иммунитетны күтәрер өчен кирәк. Туклану рационында борыч, әфлисун, мандарин, киви кебек яшелчә һәм җиләк-җимешне арттырырга. Һәр туклану вакытында аксым булуы кирәк. Бу иммунитет өчен бик мөһим. Шулай ук составында цинк булган ризыклар турында да онытмагыз. Ул кабак төшендә һәм бавырда күп. А витамины исә лайлалы тышчаларны бактерия һәм вируслар ябышудан саклый. Болар – кабак, кишер. Алар пешергәч яхшырак эшкәртелә. Шулай ук атланмай, тәрәч балыгының бавырында, помидор һәм хөрмәдә дә А витамины күп.

– Нинди витаминнар эчү файдалы? Моның өчен анализлар бирү кирәкме?
– Без барлык кешегә дә Д витаминын эчәргә киңәш итәбез. Ул нәкъ менә иммунитет өчен мөһим. Күләме 1000-2000 ЕД. Шулай да аны куллану алдыннан табиб белән киңәшеп алу зыян итмәс. Калган витаминнарны кулланыр өчен шулай ук табиб белән киңәшләшеп, анализлар тапшырырга кирәк. Кемдер ике-өч атна дәвамында курс белән С витамины һәм цинк та куллана. Алай да мөмкин.

Чыганак

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев