Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Күкрәк яман шешен булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Хатын-кызларда була торган рак төрләре арасында күкрәк яман шеше беренче урында тора. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, әмма авыруның килеп чыгу куркынычын киметә торган ысуллар бар, һәм аларны гадәткә кертергә кирәк.

Болар хакында маммолог  сөйләде, дип яза «Челнинские известия» сайты.

Беренчесе – даими рәвештә физик активлык белән шөгыльләнү. Атнасына 120 минут физкультура онкология куркынычын 5 процентка киметә.

Икенчесе – рационга омега-3 май кислоталарын кертү. Болар диңгез балыгында була. Табиб әйтүенчә, Россия халкы төрле сәбәпләр буенча балыкны аз ашый, кемдер аны яратмый, кемдер дөрес итеп пешерә белми. Тик, сәламәтлек хакына, бу ризыкка мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк, ди ул.

Өченчесе – алкогольдән баш тарту. Алкоголь – канцероген, һәм ул яман шешнең теләсә кайсы төрен китереп чыгара ала. Куркынычы булмаган микъдар юк, дип ышана табиб.

Дүртенче – салатларны зәйтүн мае белән болгатып ясарга кирәк. Бу – организмны шактый сәламәтләндерә, чөнки зәйтүн мае Урта диңгез кухнясындагы төп элемент булып тора, ә бу төр кухня иң файдалысы булып санала.

Бишенче – ай саен үз-үзеңне тикшереп, карап тору. Үзгәрешләр булу-булмауны белү өчен, сөт бизләрен капшап карарга кирәк. Бернинди авырту булмаса да, әгәр тиренең төсе, халәте, формасы, размеры үзгәрә икән, табибка барырга кирәк.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев