Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ковидны үткәреп, прививка ясаткан кешеләрдә антитәнчекләр күп була

Махсус тикшеренүләр үткәргәннән соң, галимнәр кемнәрнең коронавирус инфекциясенә бирешмәве хакында бәян итә.

Әлеге тикшеренүләрне безнең ил галимнәре үткәргән.

COVID-19 йоктырып, авырып савыкканнан соң прививка ясатучыларда ковидка каршы антитәнчекләр иң күп булуы ачыкланган. Нәкъ менә шушы төркемдәге кешеләр куркыныч вируска бирешми икән. Бу хакта Русия Фәннәр академиясенең Химик биология һәм фундаменталь медицина институтының Себер бүлекчәсе галимнәре белдерә.

Тикшеренү барышында катнашучыларны дүрт төркемгә бүлгәннәр:

коронавирус белән авырып савыккан һәм прививка ясаткан пациентлар;

авырмаган һәм вакцина кадаткан;

COVID-19 белән чирләгән, әмма прививка ясатмаган;

вакциналанмаган һәм авырмаган кешеләр.

Антитәнчекләрнең иң күп титры коронавирус үткәргән, ә аннан оң прививка ясаткан кешеләрдә булуы дәлилләнгән.

Белгечләр аңлатуынча, ковид үткәргән кешенең организмы вирус аксымнары белән таныш, ә прививкадан соң иммунитет тагын да ныгый.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев