Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ковид белән чирләсәң, ничек дәваланырга?

Ковидның чираттагы дулкыны көчәя бара: өзлегүләр буласын өчен ничек дәваланырга?

“Комсомольская правда” пульмонолог Владимир Бекетовның киңәшләрен язып чыккан.

Барыннан да элек ковидка экспресс-тест ясарга кирәк. Әгәр дә ковид расланса һәм әгәр дә кешегә 60 яшьтән олырак икән яки аның хроник авырулары булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. 60тан яшьрәк булсагыз һәм сезнең җитди хроник авыруларыгыз булмаса, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

Больничный алыгыз.
Күп итеп сыеклык эчегез. 
Йокыгызны туйдырыгыз, ял итегез.

Тамагыгыз авыртса, календула, ромашка төнәтмәсе белән һәм бер стакан җылы суга ярты чәй кашыгы тоз салып чайкатыгыз.
Температура, бизгәк булса, баш һәм буыннар, мускуллар авыртса, парацетамол яки ибупрофен эчегез.

Калган препаратларны, шул исәптән ютәл даруын табиб киңәш беләнгенә эчәргә. 
Авыру өч көн эчендә чигенмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев