Реклама
COVID-19 белән авырган кешеләрдә әлеге чиргә иммунитет биш айга кадәр саклана.
COVID-19 белән авырган кешеләрдә әлеге чиргә иммунитет биш айга кадәр саклана. Аннары ул югала башлый, дип белдерде Үзәк эпидемиология институты башлыгы Василий Акимкин. Бу хакта РИА Новости яза.
«Иммунитет өч айдан биш айга кадәр саклана, аннары ул салмак кына китә башлый, хәтта өченче айдан соң да иммунитет дәрәҗәсе кими бара», — диде Акимкин.
Аның сүзләренчә, организмда антитәнчекләр генә түгел, күзәнәк иммунитеты да булырга тиеш.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз