Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирус белән авырганнан соң, кеше тагын ничә көн вирус тарата?

Коронавирус белән авырып терелгән кешедән дә чир йоктырып була, ди белгечләр.

Коронавирус белән авырып терелгән кеше кимендә ике атна дәвамында вирус бүлеп чыгара.

Моңа кадәр Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова: «Чит ил белгечләре күзәтүенчә, коронавирус белән авырып терелгән кеше 90 көнгә кадәр вирус бүлеп чыгара», –дип әйткән булган.

«Без хәзер кешенең вирус бүлеп чыгара торган вакыт дәвамлылыгы турында төгәл белмибез. Кагыйдә буларак, бу ике атна, күп очракта моннан да артык түгел. Ләкин башкача да булуы ихтимал, кеше вирусны озаграк та таратырга мөмкин. Мондый кешедән чир йоктыру ихтималы бар», – ди белгеч.

Белгеч сүзләренчә, кабат авыру йоктырмауга, вакцинациядән соң да авырып китмәүгә гарантия юк.

«Кешеләргә вакцина ясалса да, алар барыбер эпидемиягә каршы күрсәтмәләрне үтәргә тиеш. Вакцинация аларның авырмаячагына ышанычны арттыра гына», – ди эксперт.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/16-09-2020/koronavirus-bel-n-avyrgannan-so-keshe-tagyn-nich-k-n-virus-tarata-5771653

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев