Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

КФУ студентларына 25 августка кадәр ковидтан прививка ясарга куштылар

Югары уку йорты поликлиникасы прививка кабинетының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә тиеш.

Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм студентлары мәҗбүри рәвештә коронавирустан прививка ясатырга тиеш булачак. КФУ ректоры Илшат Гафуров имзалаган боерык «Татар-информ» агентлыгында карамагында барлыкка килде.

«КФУда белем алучыларга һәм хезмәткәрләргә, медицина күрсәтмәсе буенча кичектерү булмаган очракта, 2021 елның 25 августына кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең тулы курсын узу кирәклеге турында хәбәр ителә», диелгән мәгариф учреждениесе ректоры Илшат Гафуров имзасы куелган документның бер пунктында.

Covid-19 белән авырганнан яки ковидтан вакцина ясатканнан соң ярты елдан артык вакыт узган очракта ревакцинация ясау таләп ителә.

Боерык нигезендә, 1 сентябрьдән КФУ биналарына һәм уку корпусларына кертү режимы үзгәрергә мөмкин. Аларга бары тик QR-код белән вакцинация турында сертификат, медицина күрсәтмәсе буенча прививканы кичектерү турында белешмә, соңгы алты айда кичергән чир яки коронавирустан тискәре ПЦР-тест турында белешмә күрсәткәндә генә кертәчәкләр.

Тест Казан федераль университетына килгәнче 72 сәгатьтән дә артык булмаган вакытта ясалган булырга тиеш.

Югары уку йорты студентларын, «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» федераль законга нигезләнеп, эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалары булмаган граждан мәгариф оешмаларына вакытлыча кабул ителмәскә мөмкин, дип кисәттеләр. Чара массакүләм йогышлы авырулар килеп чыккан очракта гамәлдә була.

КФУ поликлиникасы прививка кабинетының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә тиеш. Прививка ясатырга 8 (843) 233-30-00 номеры буенча язылырга мөмкин. Институтта КФУ хезмәткәрләрен югары уку йорты территориясендә вакцинацияләү өчен күчмә прививка кабинетлары да эшләячәк.

Фото: photo.tatar-inform.ru

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/21-07-2021/kfu-studentlaryna-25-avgustka-kad-r-kovidtan-privivka-yasarga-kushtylar-5831055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев