Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кемнәргә панкреатит авыруы яный?

Гастроэнтеролог һәм гепатолог Сергей Вялов панкреатит авыруы турында сөйләгән. Үт бүлеп чыгару системасы начар эшләү һәм алкоголь зыяны – аның төп сәбәпләре. Алар ашказаны асты бизе эшчәнлеге бозылуын китереп чыгара.

Табиб сүзләренчә, панкреатит авыруы очракларының 85 проценты нәкъ менә алдагы аталган сәбәптән барлыкка килә.

Майлы ризыкны күп ашау өстәмә фактор булып тора. Организм нормаль эшләсен өчен май кирәк, ләкин аны куллануның чамасы булырга тиеш.

«Әгәр ашказаны асты бизе үзен сиздерә башласа, куркыныч авыруны туктау өчен ике мөмкинлегегез бар:

өйдә, яшәү рәвешен үзгәртеп һәм табиб биргән препаратларны эчеп;

стационарда, хирург ярдәме белән», – дигән табиб.

Панкреатит – ашкайнату системасының иң күп очрый торган чире. Бу авыру вакытында ашказаны асты бизе ялкынсына. Аны кичекмәстән дәваларга кирәк, диелә интернеттагы белешмәлекләрдә.

 

Чыганак

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев